Апас районы 2025нче елда 95 еллык юбилеен каршылады
Әлеге уңайдан 10нчы август көнне районда күп кенә матур чаралар, бәйрәм тантаналары узды.
(6 январь, “Апастово-информ”).
Үзәк ял паркында иртәдән үк бәйрәм рухы сизелде. Биредә бәйрәм программасы кысаларында әзерләнгән “Печән базары” өлешендә матур аланнар һәм күргәзмәләр эшләде. Шигърият, театр кебек аланнарда халкыбызның иҗаты, сәнгатьтә осталыгы чагылды. Шәҗәрә аланлыгында гаилә тарихлары, берничә буынны берләштергән нәсел агачлары тәкъдим ителде. Күз явын алырлык, сокландыргыч кул эшләре күргәзмәләре аеруча игътибарны җәлеп итте. Миллилекне, гореф-гадәтләрне чагылдырган нинди генә эшләнмәләр юк иде биредә. Күпме тырышлык, күңел җылысы салынган иде аларга!
Бәйрәмдә шулай ук тарихи күргәзмәләр дә эшләде. Әлеге күргәзмәләрдә районыбызның үткәне һәм бүгенгесе чагылыш тапты. Биредә районыбызның оешуы, күренекле шәхесләре, беренче җитәкчеләре турында истәлекләр, фотолар урын алды. Колхозлашу чоры, ачлык еллары, Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән фидакарь хезмәтчәннәр турында бай материал тупланган иде. Һәр оешманың үткәне һәм бүгенгесе чагылдырылган, хезмәт ветераннары барланган. Шулай ук күргәзмәләрдә элеккеге һәм заманча эш җиһазлары да тәкъдим ителде.
Бәйрәм уңаеннан районыбызга мәртәбәле кунаклар, читтә яшәүче якташлар кайтты. Район башлыгы Айрат Җиһаншин бәйрәмнең тантаналы өлешен ачып, һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районның бүгенге уңышларында – һәркемнең өлеше барлыгын билгеләп үтте. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм Ватаныбыз хакына башларын салган районыбызның батыр улларына һәм аларның гаиләләренә аерым рәхмәт әйтеп, хөрмәтен белдерде. Апас районының тарихын да искә алды.
-Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Без бүген тарихның истәлекле мизгеленә җыелдык. Газиз районыбызның 95 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Бүгенге көндә Апас районы авыл хуҗалыгында да, сәнгатьтә тә, мәдәнияттә һәм мәгариф өлкәсендә дә уңышларга ирешә. Игенчеләребез һәм терлекчеләребез, укытучыларыбыз, табибларыбыз һәм эшкуарларыбыз, иҗат әһелләре – һәрберсе үз өлкәсендә бөтен күңелен биреп хезмәт итә. Соңгы елларда яңа балалар бакчасы, спорт комплекслары төзелде. Мәктәпләр, мәдәният йортлары төзекләндерелде. Санап китсәк, уңышларыбыз, казанышларыбыз бихисап.
Хөрмәтле якташлар! Без якты киләчәккә өмет белән карыйбыз. Алдыбызда зур планнар, яңа проектлар көтә. Апасыбызны тагын да матуррак, уңайлырак итү өчен бөтен көчебезне куярбыз. Район үсеше һәрберебезнең кулында. Туган районыбызның 100 еллык юбилеен тагын да зуррак казанышлар белән каршыларга язсын. Һәркемгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим, - диде ул чыгышында.
Апас районы үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде, бүләкләнде.
Тантана барышында күп кенә истәлекләр, хатирәләр яңарды, хезмәт еллары искә алынды. Чыгыш ясаган һәркем Апасыбызга соклануын белдерде.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән апаслыларны “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев та якташларына матур, ихлас теләкләрен ирештерде.
Башкаладан килгән татар эстрадасы йолдызлары Ризат һәм Зинира Рамазановлар, читтә яшәүче якташларыбыз, районыбызның талантлы үзешчәннәре бәйрәм концерты тәкъдим итте.
Кич белән районыбыз үзешчәннәре кабат бәйрәм концерты белән сөендерде. Бәйрәм биюләр һәм аллы-гөлле төстәге салют белән төгәлләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев