Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин: «Басма матбугатны саклап калу, әлбәттә, кирәк!»

“Йолдыз” гәҗите җитәкчелек белән халык арасындагы күпер булып тора.

(18 июль, «Апастово-информ»)


Басма матбугатны саклап калу кирәкме? Соңгы вакытта бик күп кешене, шул исәптән мине дә борчуга салган бу сорау белән район башлыгы Айрат Җиһаншинга мөрәҗәгать иттем.

– Басма матбугатны, әлбәттә, саклап калу кирәк. Бу – безнең бурыч. Районыбызның бердән-бер мәгълүмат чыганагы, йөзек кашы булган “Йолдыз” гәҗите бигрәк тә әһәмиятле. 93 ел элек “Комбайн” исеме белән нәшер ителә башлап, “Бригадир”, аннан “Йолдыз” исеме астында ул районыбызның тарихын, үсешен, кешеләренең фидакарь хезмәтен язып бара. Без барыбыз да “Йолдыз” гәҗитен укып үстек. Балачакта хат ташучы атнага ике тапкыр район гәҗите белән бергә берничә республика гәҗитләрен дә, “Казан Утлары” журналын китерә иде. Бүгенге көндә “Ватаным Татарстан” гәҗитен һәм берничә рус телендә нәшер ителүче гәҗитне күбесенчә өйдә укыйбыз.
Шулай ук китаплар укырга да тырышбыз. Китап укыганда, бераз гына булса да, дөнья мәшәкатьләрен онытып торасың.
Китаплар тормышны төрле почмактан күрсәтәләр, аерым фикерләр күрсәтәләр, әлбәттә, тел байлыгын арттыралар. Шуңа күрә балаларга цифрлашу заманында да китап белән юлны өзмәскә, аларны укырга өндибез.
Ләкин цифрлашу заманы булгач, социаль челтәрләрсез дә булмый. Алар булмаса, дөньядагы яңалыкларны оператив белү мөмкин түгел. Мин дөнья яңалыкларын һәм республика хәбәрләрен күбрәк Telegram каналларыннан, социаль челтәрдән карап барам.

#Kazved

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев