Апас районы делегациясе Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чарада катнашты
Бүген район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә район делегациясе Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
(7 ноябрь, “Апастово-информ”).
Делегация составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Наилә Әхмәдиева һәм башка районыбыз вәкилләре бар иде.
“Бүген безне Татарстан Республикасы Рәисе кабул итте. Биредә тантаналы чара узды. Республика аграрийларын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!”, - дип язган район башлыгы Айрат Җиһаншин социаль челтәрләр битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев