Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас районы делегациясе бишенче тапкыр гуманитар йөк белән юлга кузгалды

Гуманитар ярдәмне махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация илтеп тапшырачак. Бу сәгатьләрдә йөк төялгән машиналар ерак юлга кузгалды.

(18 октябрь, “Апастово-информ”).



Гадәттәгечә, егетләрне райондашлар изге теләкләр юллап озатып калды. Чарада район аграр көллияте “форпостчы”лары, хәрби хезмәт ветераннарының җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, вәкилләре, дин әһелләре катнашты.

Җитәкчеләр белдергәнчә, райондашлар, иганәчеләр булышлыгы белән гуманитар ярдәм тупланган. Киң күңелле иганәчеләр, район халкы, мәчет картлары, олысы-кечесе, барлык оешмалар, хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, хәрбиләргә кирәкле әйберләр җыюда үз өлешләрен керткән.

Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев изге теләкләрен юллады, юл догаларын укыды.

Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән райондашлар бишенче тапкыр китте. Аларның һәрберсендә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров та катнашты.

-Аллага тапшырып, юлга чыгабыз. Иң элек Луганск өлкәсенә, аннан Донецк һәм Херсон якларына барырга исәп. Безгә юлга чыкканда ярдәм иткән Ринат Миначевка, Лилия Зәйнуллинага, Дамир Сәлаховка рәхмәт. Барлык оешмаларның да өлеше керә, бу өлкәдә районыбыз бердәм. Туган яктан җыелган ярдәмне исән-сау тапшырып кайтырбыз, Алла боерса, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев