Апас районына - 93 ел
1930 елның 10 августында Бөтенроссия Үзәк Комитеты Башкарма Комитеты Президиумы карары нигезендә, Татарстан АССР 46 районга бүленә, шул исәптән сигезенче пункт булып, Апас административ районы төзелә.
Иң беренче җитәкче, ВКП(б) райкомының беренче секретаре итеп, 25 яшьлек Камалов Гыйлаҗ Шәйхетдин улы билгеләнә. Ул 1930-32 елларда эшли. Район газетасы "Бригадир" оеша, аның беренче редакторы итеп Фатыйх Адаматов билгеләнә.
1933-37 елларда Имамов Гали Гумәр улы. Бу елларда зур төзелеш эшләре башкарыла: район үзәгендә механикалаштырылган тегермән, ике катлы Советлар йорты (хәзерге "Сәләт" Балалар иҗаты, Музыка мәктәбе бинасы), ашханә, пекарня, кибетләр һәм башка объектлар төзелә. Чүрибураш, Дәүләки, Ишеево МТСлары эшли башлый, ул чорның иң зур вакыйгаларының берсе - Үләмә елгасы аша 73 метр озынлыкта Чүрибураш күпере төзелә (1935). Бу төзелешкә юллар идарәсе җитәкчесе Гафаров Зәйни җитәкчелек итә, ә төзүчләр бригадиры Борнаш авылы кешесе - Мөхәммәтшин Сәлах була.
1938-39 елларда район белән Гафуров Баязит һәм Ибраһимов Исхак җитәкчелек итәләр.
Район төзелеше колхозлашу чоры вакытына туры килә. Әйтергә кирәк, күп кенә хаталар җибәрелә, күп кешеләрнең язмышлары сындырыла. Авыр үзгәрү чоры кичерелә, әмма колхозлашуның уңай мизгелләрен дә тоя башлыйлар. Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүдә "Яңа Тормыш" (Колчык), "Кызыл Балтай" (Урта Балтай), Нариманов исемендәге (Коштавылы), "Кызыл нигез" (Кече Күккүз), Чапаев (Болын-Балыкчы) исемендәге колхозлар 1939 ел эш күрсәткечләре буенча Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашалар. Колхозчыларга бүләк йөзеннән Мәскәү шәһәренә 152 юллама бирелә.
Колхоз төзелешендә иң актив хезмәт күрсәткән Бибинур Ибраһимова 1935 елда бригадир, 1937 елда "Үрнәк" (Коштавылы), "Комсомол" (Татар Черкене), ә 1945 елдан Нариманов исемендәге колхозлар рәисе булып эшли, ә 1947 елда беренче хатын-кыз ТАССР Верховный Советына депутат итеп сайлана. Апаслылар шул чорларда Донбас, Магнитогорск шахталарында, Мәскәү метро төзелешендә дә, яңа шәһәрләр төзелешендә актив катнашалар.
Яше-карты парталар артына утырып наданлыкны бетерүгә күчәләр. Нәкъ моннан 80 ел элек (1935) район үзәгендәге башлангыч мәктәп урта мәктәпкә әверелә, монда районның иң сәләтле укучылары белем ала башлый. Беренче директор Әнәле авылы кешесе Хөсәенов Хафиз була. Бу вакытта озак еллар укыткан укытучылар Ленин орденлы Ягъфәрова Фатыйма, Абрамова Александра, Хөсәенов Барый һәм башкалар була. 1939 елның 1 сентябренә наданлык бетерелә.
Һәр чор үзенең яхшылыгы белән беррәттән, авырлыгы да хәтердә кала. Репрессия елларында районның иң акыллы, зыялы кешеләре бу афәткә дучар була. Меңнәрчә кешеләр "халык дошманы" ярлыгы белән йөрделәр, фәкать 90-нчы елларда гына тулысынча акланган шәхесләребезнең архив документлары безнең музейда саклана. Гаепсез 168 кеше ату хөкеменә дучар булган. Репрессия корбаннары арасында райком секретарьлары Иманов Гали, Гафуров Баязит, Башкарма комитеты рәисе Халиков Кадыйр, акыл ияләре Җамал Вәлиди, Садрый Җәләл, Әхмәтша Исламшин һәм башка райондашлар булалар.
Сугыш алды елларында райком секретаре Хәйруллин Хәлил, райбашкарма рәисе Ильясов Шакир җитәкчелек итәләр. Ул вакытта 65 хуҗалык, ягъни колхоз, 3 МТС, 3714 эшче атлар, 200 трактор һәм комбайн исәпләнә. Көч-куәт алып килә торган күренешле хезмәтләрне ачы сугыш бүлә, илгә-көнгә кайгы-хәсрәт алып килә. Районыбыз хезмәтчәннәре үз йортын, гаиләсен, Ватанын сакларга керешә. Сугышта һәр якташыбыз орден-медальләргә лаек була. Шулардан, Дмитрий Горбунов, Салават Кәримов, Рем Абзалов иң югары бүләк - Совелар Союзы Геройлары булдылар, Ислам Насыйбуллин Сугышчан Дан ордены тулы кавалеры.
11148 райондашыбыз фронтка китә, 7002се сугыш кырларында батырларча һәлак булып калдылар, шуларның 1048е хәбәрсез югалды...
Шәмәк авылыннан Хәфәзә Минһаҗева (Таҗетдинова) сигез ир бала табып, тәрбияләп үстереп, сугышка озата. Борһан, Закир, Гыйлфан, Хәертдин, Шәрәфетдин, Нуретдин, Ризатдин сугышта һәлак булып, кайберсе хәбәрсез югала, сигезенче улы - Сәлахетдин гарип булып кайта. И язмыш! Бу хәсрәтләрне ничек кенә күтәрде икән бу ана, Һәйкәлгә лаек түгелме бу ана?..
Апаслылар тылы нык булды, биредә бөтен авырлык балалар, хатын-кызлар һәм картлар җилкәсенә төште. Окоп казу дисеңме, трактор һәм башка техниканы идарә итү дисеңме, фронтка акча җыеп җибәрү, җылы оекбашлар, азык-төлек посылкаларын җибәрү райондашларыбызның тырыш хезмәте белән башкарылды. МТСларда хатын-кызлардан торган трактор бригадалары оешты. Хәдичә Тимергалиева, Камәрия Җиһаншина, Мәрьям Абдулкадыйрова, Мөнирә Сәмигуллина, Фатыйма Мөхәммәтвәлиева һәм башкаларның сугыш, аннан соң тракторда эшләгән хезмәт стажлары 23-34 ел. Барысы 160тан артык хатын-кыз техникада (трактор, комбайн) идарә иттеләр. Самолет төзелешенә 3 млн. 100 мең сум акча күчерделәр, Югары Башкомандирының рәхмәт хатына лаек булды апаслылар...
Апас районы тарихына алтын хәрефләр белән язылырдай шәхесләребез: Сафа Фатхуллин, Харис Каримов Мичурин исемендәге (Дәвеш) колхоздан, Яңа Ил, Карл Маркс исемендәге колхоздан Гафият Сәйхунов (Ябалак), Дәүләки авыл советы рәисе, 1946 елда СССР ВС депутаты булып сайланган Ханәфи Сафин, районда беренче төзү идарәсе оештыручы, Ленин ордены кавалеры Газиз Гәрәев, атаклы комбайнер, СССР, ТАССР ВС депутаты Фатыйхов Закир, атаклы хуҗалык җитәкчеләре Абдулла Сәгыйтҗанов, Гашыйк Хәмидуллин, Вәлиулла Сәйхунов, Фәрит Рәхимов, Кәбир Ибраһимов, Габбас Мөхетдинов, Габделхамит Вәлиев, Мәхмүт Сәлахов, Хәмит Мингалиев, Әнвәр Ибраһимов, Әгъләм Хасанов, Хәйрулла Гайнуллин, Альфир Вәлиев, Рим Вәлиев, Таһир Ибраһимов, Мансур Галәтдинов, Рифкат Хисамов, Фәһим Ибәтуллин; белгечләр Гобәй Салахов, Әнәс Мостафин, Мәлик Хәкимҗанов, Фәрит Гайнетднов, Камил Ахмадуллин, Мансур Бәширов һ.б.
Районыбыздан чыккан сигез Социалистик хезмәт геройлары белән чиксез горурланабыз: Мозаффар Мөштәри (Болын-Балыкчы), Мәгъсүмә Кәлимуллина (Болын-Балыкчы), Әминә Маликова (Шәфигуллина) (Кормаш), Владимир Садовников (Ике мәртәбә бүләкләнә, Шонгаты), Сафиулла Гобәйдуллин (Тутай), Акъмәлетдин Вахитов (Шыгай), Гайфетдин Галиев (Янгелде), Семен Никитин (Төбәк Черкене).
Шулай ук, Кормаш авылыннан Хәбибулла Галиуллин бригадасы Магнитогорск кокс химиясе комбинаты төзелешендә бетон кою буенча дөнья рекорды куялар, шул хезмәтләре өчен Ленин, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары белән бүләкләнә, СССР ВС депутаты итеп сайлана, Мәскәү промышленность академиясен тәмамлый һәм үзе эшләгән комбинат директоры дәрәҗәсенә күтәрелә.
Апас районы илебез тарихында төрле үзгәрешләр кичерә. Әле Тәтеш, әле Буа районнары территориаль-администрация кысаларында була. 1964 елда район яңадан торгызылу кичерә. Куәтләре ташып торган яшь җитәкчеләр эшли бу вакытта: Мустаев Шамил, Җәләев Әхтәм, Абдулкадыйров Абдулхай, Сираев Марат, Перагин Александр, Хаертдинов Хамит, Хәйруллов Абдулхай, Ефремов Александр, Леонид Куфелкин, Леонид Наумов, Ханифатуллин Азат, Садретдинов Әгъләм, Рәшид Заһидуллин, Рафыйк Вахитов һ.б. районның социаль экономик үсешенә һәрберсе бик зур өлеш керттеләр: ПМКлар, кошчылык фабрикасы, юллар төзелеше, газлаштыру, бетон күперләр, мәктәп һәм балалар учреждениеләре төзелеше, китапханә, музыка мәктәбе, музей, больница һ.б. ачылышы нәкъ менә алар эшләгән чорга туры килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев