Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста «Күрше» кышкы фестиваленең чираттагы бәйрәме кая узачак?

“Күрше” кышкы фестиваленең чираттагы бәйрәме 13 февраль көнне Табар Черкене мәдәният йорты каршында узачак һәм Май чабу бәйрәменә багышланачак. ” – дип билгеләп үтте оештыручылар.0+

(3 февраль, “Апастово-информ”).

Бу юлы “Карлы марафон” Салават Каримов урамында урнашкан күпфатирлы йортлар мәйданчыгында узды.

Татарстанда «Күрше» фестиваленең кышкы сезонында республиканың район һәм шәһәрләреннән 49 проектка кышкы бәйрәмнәр оштыру өчен грантлар бирелгән иде. Җиңүчеләр арасында Апас районы да бар. Проектны җирле “Алдынгылар хәрәкәте” бүлеге тормышка ашыра.


Карлы буранны көн булуына карамастан, бәйрәмгә олысы да кечесе дә бик теләп кушылдылар. Район мәдәният хезмәткәрләре, “Каратун йолдызлары” төркеме, Ранис Сайфутдинов җыелган халыкка дәртле җырлар бүләк итте. 


Кабартмалар ясау һәм бизәү буенча мастер-класста һәркем джем белән тәмле кабартмалар татып карый алды, Һәр кунак өчен хуш исле үләннәр һәм татлы конфетлар белән кайнар чәй әзерләнде.


Мега-зур реквизитлар белән уеннар балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы булды.
Оттырышсыз лотерея бәйрәмнең кульминациясе булды – пледлар, логотип тешерелгән кружка һәм башка бүләкләр бәйрәмгә җыелган халыкның кәефен тагын да күтәрде.


“Җәй көне безнең ишек алдында “Күрше” фестивале кысаларында бик матур бәйрәм узган иде инде, шуңа күрә бу юлы да бик шатланып, көтеп алдык кышкы бәйрәмне. Күршеләр белән күрешеп, рәхәтләнеп чәйләр эчтек, кайнар горячийлар авыз иттек, балалар ду килеп уйнадылар, әле өстәп бүләкләр белән дә кайтып киттек. Чынлап та халык өчен күңел биреп әзерләнгән бәйрәм иде бу. Оештыручыларга безнең йортта яшәүчеләр исеменнән зур рәхмәт!” – дип билгеләп үтте Рамиля Камалдинова.


«Күрше» ишегалды вакыйгалары фестивале – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2025 елның язында старт алган масштаблы грант конкурсы. Проект «Безнең ишегалды» программасының дәвамы булып тора. Аның төп максаты – күршеләр белән дус-тату яшәү традициясен үстерү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм ишегалларын кешеләр бер-берсен белә, бергәләп ял итә һәм уңайлыклар тудыра торган урынга әверелдерү. Шушы бәйрәмне оештыруга булышлык күрсәткән район мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Апас башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафинага, күпфатирлы йортлар идарәче компаниясе җитәкчесе Ришат Әхмәтҗановка, “Сәләт” балалар иҗат үзәге җитәкчесе Альбина Хатыповага, “Алдынгылар хәрәкәте” волонтерларына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. “Күрше” кышкы фестиваленең чираттагы бәйрәме 13 февраль көнне Табар Черкене мәдәният йорты каршында узачак һәм Май чабу бәйрәменә багышланачак. ” – дип билгеләп үтте оештыручылар.0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев