Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас районында тыл ветераннары Татарстан Рәисенең бүләген кабул итәләр

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүләкләре тапшырыла.

(22 апрель, “Апастово-информ”).



Татарстан Рәисенең Котлау открыткасын һәм бүләген иң беренче булып Олы Бакырчы, Кызыл Тау һәм Табар Черкене авыл җирлекләрендә яшәүче тыл ветераннары кабул итеп алды.
Авыл җирлекләре башлыклары өлкәннәрнең саулыклары, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксындылар, борчыган мәсьәләләре хакында сораштылар. Якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлап, исәнлек-саулык, имин, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләделәр.
Ветераннар үзләренә күрсәтелгән хөрмәт һәм игътибардан канәгать калып, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев