Апас шәһәр җирлеге Советының беренче утырышы узды
Ул иң өлкән депутат Наил Исмәгыйлев рәислегендә барды.
(23 сентябрь, «Апастово-информ»)
Устав нигезендә барлык депутатлар арасыннан җирлек башлыгы итеп Айрат Җиһаншин бертавыштан сайланды.
“Хөрмәтле депутатлар! Айрат Габделхак улы Җиһаншин – ул куйган максатына ышанычлы һәм тугры итеп баручы җитәкчебез. Һәрберебез өчен шәхси һәм эшлекле сыйфатлары белән үрнәк. Туган һәм яшәгән җиренә мәхәббәте , аның язмышы белән кызыксынучы шәхес. Айрат Габделхакович районыбызны илкүләм таныткан җитәкче. Бүгенге көндә районда нинди генә өлкәне алсак та, һәрберсендә зур проектлар эшләп килә. Көчле җитәкче буларак аның кандидатурасын бертавыштан хупларбыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Уңышлар телибез!”,- диде Гүзәлия Зиатдинова.
Апас шәһәр тибындагы поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары һәм җирлектән район Советы депутаты итеп Наил Исмәгыйлев шулай ук бертавыштан сайланды.
Апас шәһәр тибындагы поселогы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев