Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас “Салават күпере” балалар бакчасы базасында зона семинары узды

Анда Апас, Буа, Кайбыч районнарыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары катнашты.

 

   (7 май, “Апастово-информ”).

   Семинар федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләре нигезендә балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды.
   Семинарны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева ачып җибәрде.Үзенең сәламләвендә ул мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү баскычлары арасындагы дәвамчанлыкны саклауның, балаларда ана теленә мәхәббәтне нәни чактан ук тәрбияләүнең әһәмияте хакында ассызыклады, туган телгә өйрәтүгә заманча якын килү һәм бу өлкәдә педагоглар өчен районара методик семинарлар үткәрү практикасын хуплады, уңышлар теләде.
   Семинарның беренче өлешендә Апас “Салават күпере” туган телдә белем һәм тәрбия бирүче база балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышу, күргәзмәләр карау оештырылды. Тәрбияче Римма Сәләхетдинова мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән “Милли кием-милләт күрке” темасына ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Методист Ләйсән Гәрәева бакчаның соңгы 3 елда башкарган эшчәнлеге, төрле проект һәм чаралар белән таныштырды. Катнашучылар игътибарына музыка җитәкчесе Алия Нуриева әзерлегендә һәм тәрбиячеләр, балалар, аларның ата-аналары катнашында «Туган җирем-дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле» темасына театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулай ук бакча нәниләре “Челтер-челтер” татар халык биюен башкардылар.
   Семинарның икенче өлешендә тәрбиячеләр ФДББС шартларында туган (рус,татар, чуаш) телне өйрәтүдә укыту методикалары, эшчәнлек юнәлешләре хакында чыгышлар һәм иҗади алымнар, яңа технологияләр белән таныштыручы мастер-класслар аша тәҗрибә уртаклаштылар.
   Чараның йомгаклау өлешендә мондый очрашу тәрбиячеләрнең һөнәри үсеше өчен әһәмияте хакында нәтиҗә ясалды. Гүзәлия Гәрәева җитәкчелегендәге Апас “Салават күпере” гомуми үсеш бирүче балалар бакчасында узган зона семинары югары дәрәҗәдә узды.
 Бу хакта район мәгариф бүлегенең социаль челтәрләр битендә хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев