Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас укучыларына «Татар-информ» фотожурналисты Рамил Гали лекция һәм мастер-класс үткәрде

Бүген Апастан килгән мәктәп укучылары өчен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм ТР Фотографлар берлегенең элеккеге рәисе Рамил Гали лекция үткәрде.

(30 октябрь, «Апастово-информ»)

 

Иҗади очрашу «Кәеф» медиалабораториясендә узды һәм «Ничек фотохәбәрче булырга?» дип аталды. Ул биредә фотохәбәрченең заманча шартларда хезмәте хакында сөйләде.

«Хәзер без сезгә бер мастер-класс әзерләдек. Рамил Гали – атаклы фотограф. Чит илләрдә дә, федераль мәгълүмат чараларында да эшләгән хезмәттәшебез. Тәҗрибәсе бик зур. Бүгенге көндә ул Татарстанда иң тәҗрибәле һәм абруйлы фотограф», – дип таныштырды аны укучылар белән «Татмедиа» АҖ медиадиректоры Алсу Исмәгыйлева.

Рамил Гали фотосәнгатька багышланган лекцияне үзенең иҗади хезмәт юлы белән таныштырудан башлап җибәрде.

«Белгәнегезчә, мин фотохәбәрче булып озак еллар хезмәт куям. Биредәге очрашуда миңа мәгълүмат агентлыгыбызның журналисты һәм шулай ук фотограф Юлай Низаев ярдәм итә. Шәхсән үзем бу бинага – «Татарстан яшьләре» газетасына бик күп еллар элек килдем. Аннары алга таба үземне Мәскәүдәге матбугат басмаларында сынап карарга булдым. Башкалада «Гудок», «Комсомольская правда», ««Коммерсантъ» газеталарында эшләдем. Шуннан тора бара миңа күңелсезләнә башлады һәм мин Нью-Йоркка китеп Лондонда эшләп алдым. Америкада калу мөмкинлегем дә булды, ләкин кире Мәскәүгә, соңрак Казанга кайттым», – дип сөйләде ул.

Шулай ук ул укчуы кызлар-егетләр белән аралашуы барышында блогерлардан үрнәк алып, интернет челтәреннән фотолар куллану ярамаганлыгын аңлатты. Үзләренә яшьтән үк шәхси фотоархив ясарга тәкъдим итте.

«Казанга кайткач, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков белән бергәләп фотохезмәт тармагын үстерергә керештек. Фотоархивыбыз барлыкка килде: 5 миллионнан артык фотосурәт тупланды. Фотография архивлары бик әһәмиятле эш. Чөнки автор хокукларсыз һәм рөхсәтсез интернет челтәреннән алган фотоларны куллангач өчен зур штрафлар каралган. Әлеге көндә «Татмедиа»да мин баш фотограф. Ә үзем «Татар-информ»да эшлим. Шулай ук мин Татарстанның Фотографлар берлеген җитәкләдем, ә хәзерге вакытта бу берлек каршындагы музей директоры вазифасындамын», – диде Рамил Гали.

Чара барышында лектор укучылар өчен мастер-класс та ясап алды. Лабораториядә ук янәшәдә утырган кешене фотога төшерергә, аннан үзеңне селфига алырга кушты һәм ахырдан эшләрне чагыштырды. Киңәшләр бирде, укучы балаларның сорауларына җаваплар кайтарды.

Чыганак:  https://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев