Апас укытучылары “Мактаулы остаз” билгесенә лаек
2023 ел - Укытучылар һәм остазлар елы. Әлеге уңайдан төрле чаралар дәвам итә.
(9 октябрь, “Апастово-информ”).
Һөнәри бәйрәмнәрен хезмәт уңышлары белән каршылаучы укытучылар сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде.
Бер төркем укытучылар “Мактаулы остаз” билгесенә лаек булды.
Алар:
Валентина Безрукова, Биеш мәктәбенең математика укытучысы.
Гөлнара Галимҗанова, Иске Йомралы мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы.
Розалия Исмәгыйлева, Свияжныйның “Ләйсән” балалар бакчасы методисты.
Әлфия Мәрдәнова, Азбаба мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Энҗе Сафиуллина, Апас мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Светлана Сираҗева, Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе.
Дилбәр Хөсәинова, Дәвеш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев