Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Апас урта мәктәбе базасында «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» үтте

Әти-әниләр һәм махсус кунаклар – район хакимияте вәкилләре тарих фәне буенча Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды.

(28 март, “Апастово-информ”).



Акция мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан оештырыла. Быел ул 8нче тапкыр уздырылды.
“Акция әти-әниләрне имтихан тапшыру процедурасы белән таныштыруны максат итеп куя”,-дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева.
Иң элек имтихан уздыру пункты җитәкчесе Ләйсән Гарифуллина әти-әниләрне җылы сәламләп, БДИ ның тәртипләрен аңлатты.
Имтихан тапшырырга килүчеләр паспортларын күрсәтеп металл эзләгеч рамка аша үтеп тиешле кабинетка юнәлде. Аларга контроль үлчәү материалларын өләшенде һәм инструктаж үткәрелде. Кесә телефоннары, шулай ук, белешмәләр белән кулланырга, үзара сөйләшергә hәм кабинеттан рөхсәтсез чыгарга ярамаганлыгы хакында да кисәтелде.
Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова биредә урнашкан имтихан тапшыру пунктында барлык таләпләр төгәл үтәлүе һәм тиешле куркынычсызлык һәм иминлек чаралары да күрелүе хакында әйтте. Әти-әниләр имтихан тапшыру процедурасын игътибар белән күзәтте. Алар мәктәп елларына кайттылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар, дулкынлану хисләрен дә яшермәделәр.
“Кызым Азалия Заһидуллина Апас мәктәбенең 11нче сыйныфында белем ала. Тиздән бик җаваплы имтиханнар тапшыру чоры җитә. Кызым бик җитди әзерләнә. Без дә аны рухландырып торабыз. Барлык укучыларга да уңышлар телим”, - диде Илсөя Заһидуллина.
«Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» акциясенә махсус кунаклар – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Гөлүсә Галләмова, Рөстәм Зәмдиханов, район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов һәм коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Булат Гатиятуллин кушылып, тарих фәне буенча белемнәрен сынап карадылар.
“Бердәм Дәүләт имтиханын тапшыру балалар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә җаваплы һәм дулкынландыргыч сынау. Биредә катнашкан әти-әниләр имтихан тапшыру үзенчәлекләре белән якыннан танышканнан соң, балаларына киңәшләрен җиткерерләр дип ышанам. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар телим”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев