Апас үзәк китапханәсендә иҗатташлар очрашты
Апас үзәк китапханәсендә Бөтенроссия “Библиотөн2025” чарасы узды.
(28 апрель, “Апастово-информ”).
Китапханәгә Апас районында туып-үскән һәм бүгенге көндә үзебезнең җирлектә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр җыелды.
“Алар арасында Руцилә Садриева, Рәис Ваһапов, Әминә Мингазиева, Динар Хәйруллин, Фирая Хисамова, Рөстәм Ибраһимов, Рәсим Җәләл, Фәрзәнә Зиннуровалар бар иде. Гөлназ Гатауллина, Равил Булатов, Альбина Бәширова, Илнур Азизов, Рузалия Сыйразова, Әлфия Мәрданова, Фирдәүсә Хәйруллина һәм Алсу Җәббарова да чакыруны бик шатланып кабул иттеләр һәм әлеге чарада теләп катнаштылар”, - ди китапханәче Римма Шәйхетдинова.
“Язар өчен илһам һәм дәрт алам, шушы җирдән, шушы туфрактан” дип исемләнгән чараның төп максаты – Апас районы оешуга 95 ел тулган көннәрдә җирле шагыйрьләрне, язучыларны барлау, аларның әсәрләре белән якыннан танышу һәм киләсе буынга тапшыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев