Апас үзәк китапханәсендә “Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр!” дип исемләнгән бик матур кичә узды
Әлеге эчтәлекле, гүзәл кичә якынлашып килүче 30нчы ноябрь - Әниләр көненә багышланган иде.
(25 ноябрь, “Апастово-информ).
Биредә Апас үзәк китапханәсе каршысында эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” һәм “Сердәш” клубларына йөрүче өлкәннәр катнашты. Бәйрәм тәм-томнар белән тулы чәй табыннары артында узды. Өлкәннәр үзләре иҗат иткән шигырьләре белән уртаклаштылар, әниләргә багышланган матур җырларны искә алдылар, классик язучыларның әсәрләре хакында фикер алыштылар.
Җылы сүзләр, ихлас теләкләр белән үрелеп барган кичә өлкәннәргә бик ошады. Китапханә хезмәткәрләренең тырыш хезмәтләрен билгеләп үтеп, олы рәхмәтләрен ирештерделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев