Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас үзәк китапханәсендә патриотик сәгать узды

Чара 9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан оештырылды.

(5 декабрь, “Апастово-информ”). 

  Патриотик сәгать аграр көллият студентлары һәм Апас урта мәктәбе укучылары катнашында узды. Алар биредә махсус хәрби операциядә һәлак булган, вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Руслан Мурсалимовның әтисе, һава десанты гаскәрләре ветераны Габдерәшит абый һәм махсус хәрби операция ветераны Марат Хисамов белән очраштылар. Ветераннар яшьләргә хәрби хезмәт юллары, хезмәт иткән вакытта булган авырлыклар турында сөйләделәр. Чара барышында хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган райондашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды, укучыларга намуслы һәм үз Ватаннарына тугрылыклы булуларын теләп, киңәшләр бирелде. 
  Патриотик чарада хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район буенча Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, “Ватанны саклаучылар” Дәүләт фондының район буенча координаторы Гөлназ Фәхретдинова һәм районның көмеш волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллина да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев