Апас үзәк китапханәсендә хәтер чарасы узды
Үзәк китапханәдә Ленинград блокадасы тәмамлануга 81 ел тулу һәм 27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан искә алу чарасы узды.
(27 гыйнвар, “Апастово-информ”)
“Кичәдә аграр көллият студентлары, Апас урта мәктәбенең 7 А классы укучылары катнаша. Аның максаты – яшь буын үткәннәрне белсен, Бөек Җиңүнең бәясен, ата-бабалар батырлыгын онытмасын. Яшьләр Илнең патриоты булып үссен”, - диде кичәне алып баручы Зарина Шәфигуллина.
Китапханәдә Апас туган якны өйрәнү музее тарафыннан әлеге тарихи вакыйгаларга багышланган күргәзмәләр оештырылды. Аның белән музей хезмәткәре Эльмира Рәхимова таныштырды.
Укучы балалар да чыгышлар әзерләп килгән иде.
1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 81 ел тула.
“Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды”, - дип яшь буынны таныштырды районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.
1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Кичәдә бу хакта да мәгълүматлар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев