Апас үзәк хастаханәсендә истәлек такталары ачылды
Район үзәк хастаханәсендә элек баш табиб булып эшләгән, халык сәламәтлеген ныгытуга күп көч куйган Үзбәк Гайнуллин һәм Әгъзам Зәйнетдинов истәлегенә хәтер такталары ачылды.
(28 февраль, “Апастово-информ”).
Әлеге тантанада район үзәк хастаханәсе коллективы, район җитәкчелеге, республика вәкилләре һәм олы шәхесләрнең якыннары катнашты.
Әгъзам Зәйнетдинов Бакырчы авылында туа. 1975 елда санитар-эпидемиология бүлеге баш табибы итеп билгеләнә. 1983-1986 елларда хастаханәнең баш табибы була. Бу елларда зур төзелешләр була, хастаханәдә бүлекләр ачыла.
1973 елда Узбек Шәфигулла улы Апас районына күчә, анда Апас хастаханәсенә хирургия бүлеге мөдире вазыйфасына алына. 1986 елда аны шушы хастаханәнең баш табибы итеп билгелиләр. Бу вазифада ул 1998 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы эшли.
Үзбәк Гайнуллин Апас районы сәламәтлек саклауның матди-техник базасын ныгытуга зур өлеш керткән. Үзен талантлы җитәкче һәм сәламәтлек сагында оста оештыручы, күпкырлы һәм грамоталы табиб-хирург итеп күрсәтә.
Үзбәк Шәфигулла улына 1992 елда Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме бирелә. Бүген аның юлын улы Рөстәм, оныклары дәвам итә.
Истәлек такталарын ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Казан шәһәренең җиденче хастаханәсе баш табибы урынбасары Владимир Шерпутовский, баш табиб Алевтина Керимова, тормыш иптәше Сахания Гайнуллина катнашты һәм чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев