Апас “Хаҗәр”– рухи-әхлакый үзәгендә балалар күңелле ял итә
Биредә балалар өчен көндезге лагерьның икенче сменасы башланды.
(17 июль, “Апастово-информ”).
Хаҗәр үзәгендә оешкан лагерьга йөрүче балалар дин сабаклары өйрәнәләр, төрле бәйге-конкурсларда, мәдәни һәм спорт чараларында, мастер-классларда катнашалар, көннәрен файдалы һәм нәтиҗәле үткәрәләр.
“Әле яңа гына Апас “Алга” яшүсмерләр клубында скаллодромда үзләренең физик ныклыкларын сынап карадылар. Шулай ук скакалкаларда сикереп, турникларда да үзләрен сынадылар. Балалар бирегә бик теләп һәм яратып киләләр”, - дип хәбәр итәләр “Алга” яшүсмерләр клубыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев