Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас “Хаҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә балалар өчен бәйрәм узды

Бәйрәм “Ярдәм-помощь” гомуммилләт Хәйрия фонды һәм Апасның киң күңелле иганәчеләре ярдәмендә оештырылды.

(11 март, “Апастово-информ”).


  Хаҗәр үзәгенә даими рәвештә йөрүче балалар дин сабаклары өйрәнәләр, төрле бәйге-конкурсларда катнашып, зирәклекләрен сыныйлар, көннәрен файдалы һәм нәтиҗәле үткәрәләр. Үзәктә бу юлы балалар өчен бик күңелле бәйрәм оештырылды. Балалар биредә мул сыйлы табыннар артында сыйландылар, күңелле уеннар уйнадылар, матур бәйрәм оештыручы абый-апаларына рәхмәтләрен белдерделәр. “Дөнья мәчетләре” темасына рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Үзенчәлекле, матур рәсемнәргә бәяләр бирелде. Бәйрәмгә килгән һәр балага күчтәнәчләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев