Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас хәрби комиссариаты үзгәрешләр кичерә

Район хәрби комиссариаты коллективы тиздән, заманча, бөтенләй яңа шартларда эшләячәк.

(1 июль, “Апастово-информ”).

Бина эчке яктан да, тышкы ягыннан да зур үзгәрешләр кичерә.


“Район хәрби комиссариатының әлеге бинасына без 2006 елда күчендек. Район мәгариф бүлеге карамагындагы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы булып торган бинаны безгә бирделәр һәм хәлдән килгәнчә төзекләндерү ясап, бүлмәләр бүлеп, биредә эш шартлары тудырдык. Шул көннән бирле аңа кул тидерүче булмады. Менә күптән көткән вакыт килде. Без дә тиздән заманча шартларда эшләячәкбез һәм халыкны кабул итәчәкбез. Район башлыгы Айрат Җиһаншин ярдәме белән төзекләндерү эшләре башланып китте, 1990 елларда төзелгән бинада капиталь төзекләндерү бара”, - ди район хәрби комиссариатының мобилизация бүлекчәсе җитәкчесе Илсур Гатиятуллин.


Бүгенге көндә бинаның ярты өлеше тәмамлану алдында, икенче ягында идән, диварларны ясау эшләре бара. Бинаның түбәсен дә сүтеп яңадан япканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев