Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас хәрби комиссариатында төзелеш эшләре дәвам итә

Район хәрби комиссариаты бинасында барган төзелеш эшләре дә һәркемнең күз алдында.

(2 август, “Апастово-информ”).

Бина матур төсләр белән тышланган, түбәсе яңадан ябылган. Тирә-юненә брусчаткалар җәелгән. Тыштан матур коймалар белән әйләндереп алынып, капка да куелган.

Бинада төзелеш эшләре ике өлешкә бүлеп башкарыла. Беренче өлештә төзелеш эшләре тәмамланып, хезмәткәрләр уңайлы шартларда эшләрен дәвам итә. Бүгенге көндә чакырылыш бүлегендә төзекләндерү бара.
“Чакырылышны алып бару бүлегендә идән, диварларны ясау эшләрен башкаралар. Табиблар өчен аерым бүлмәләр булачак. Шулай ук аз мобильле халык төркеме өчен аерым санитар челтәр ясала. Керү-чыгу юлларын ясау төгәлләнеп килә. Мөмкинлеге чикле кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, “Уңайлы мохит” программасы нигезендә, бинага керү өчен юллар да ясалды. Җылылык системасын ясау эшләре бара. Табиб бүлмәләренә компьютерлар куелып, алар үзара тоташачак, мәгълүматлар аннан гына алыначак. Җиһазларыбыз да яңа булачак”, - ди район хәрби комиссариатының мобилизация бүлекчәсе җитәкчесе Илсур Гатиятуллин.

Район хәрби комиссариатында тагын бер уңайлылык: аларның подваллары төзекләнеп, архив бүлмәләре биредә урын алган.

“Әлеге подвалда гадәттән тыш хәлләр вакытында эшче төркем өчен урын, корал саклау өчен бүлмәләр, контроль төркеменең дә җайлы үз бүлмәләре бар. Әлегә кадәр ярымфайдасыз торган подвалның төзекләнүе, безнең өчен зур уңайлылык”, - ди Илсур абый.

Хәрби комиссариат бинасы 1990 елларда төзелгән. Башлангыч мәктәп булып хезмәт иткәннән соң, 2006 елда хәрби комиссариат коллективын үзенә сыендырган. Шактый таушалган, искергән бина бүген инде яңа сулыш ала. Эшләр бик тиздән тәмаланыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев