Апаска Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ретро-машиналар килә
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган ретро автойөреш 8 май көнне юлга кузгала.
(6 май, “Апастово-информ”).
“Казан каймасы – сугыш эзләре буйлап” дип исемләнгән ретро автойөреш 90 берәмлек машинаны берләштерә.
Алар 250-300 чакрым юл үтә. Шулай ук Апас районына да туктала.
Ретро машиналар 17.00-18.00 сәгатьтә Апас районына килеп җитә. Алар Муса Җәлил һәм Кызыл армия урамнары буйлап, Каратун станциясенә юл ала.
9 май көнне 8.00-13.00 сәгатьләрдә Батырлар мемориал комплексы, мәдәният йорты каршында, үзәк хастаханә, балалар поликлиникасы каршындагы мәйданда, Боз сарае тукталышында ретро автомобильләр күргәзмәсе оештырылачак.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев