Апаска эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин килде
Максим Топилин райондагы үзгәрешләр, мөһим яңалыклар белән танышты.
(27 ноябрь, “Апастово-информ”).
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Югары Ындырчы авыл җирлегендә сафка баскан “Яратель” кошчылык фабрикасында булдылар.
Кошчылык фабрикасы районда барган иң эре төзелешләрнең берсе. Ул ел саен 550 миллион йомырка чыгаруга исәпләнгән. Оешма Югары Ындырчы авыл җирлегендә урнашкан һәм 286 гектар мәйданны били. Проектка инвестицияләр күләме 11 млрд сумга бәяләнә. Кошчылык фабрикасы 325 яңа эш урыны белән тәэмин итәчәк.
Дәүләт Думасы депутаты Каратун тимер юл станциясе поселогында яңа төзелгән “Яшүсмерләр үзәге”н дә карады. Тиздән Үзәктә яшүсмерләр үзләренең талантларын үстерә алачак, спорт белән шөгыльләнергә, төрле чаралар үткәрергә дә шартлар булачак.
Җитәкчеләр Апаста эш һәм мәшгульлек үзәгендә дә булдылар. Биредә капиталь төзекләндерүдән соң хезмәткәрләрнең эш шартлары белән кызыксындылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев