Апаска ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева килде
Министр урынбасары эш нәтиҗәләре белән таныштырды, халык сорауларын тыңлады, районның социаль хезмәткәрләре белән очрашты.
(6 сентябрь, “Апастово-информ”).
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева эш сәфәре барышында гражданнарны кабул итте. Социаль өлкәгә, эш белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иткән райондашлар төгәл җаваплар алдылар.
Министр урынбасары Апас районының һәр эштә актив булуын, социаль өлкә хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшен, район җитәкчелеге тарафыннан халыкны җитди, эшлекле кайгырту да югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп узды.
“Безнең министрлык еш кына районнарга чыгып, халык белән очрашулар уздыра. Тере, күзгә-күз карап сөйләшүгә өстенлек бирә. Чөнки без күбрәк өлкән буын белән эшлибез. Безгә халык, нигездә, пособияләр түләү, социаль ярдәм чаралары алу кебек сораулар белән мөрәҗәгать итә. Соңгы вакытта социаль контрактка кагылышлы сораулар да бик актуль булып тора”, - диде Наталья Бутаева.
Ул шулай ук район социаль яклау идарәсе хезмәт коллективы, йортларда социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре, район мәшгульлек һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт коллективы белән очрашты. Социаль эшчәнлек юнәлешендә башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды, яңа максатлар билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев