Апаслылар ГТОның алтын билгеләренә лаек
Физкультурачыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан узган чара барышында бер төркем райондашлар ГТОның алтын билгеләренә лаек булды.
(15 август, “Апастово-информ”).
ГТО нормативлары тапшыручылар арасында төрле һөнәр ияләре бар иде. Алар бар да алтын билгеләргә лаек булды.
“ГТО нормативларын тапшырырга теләгән райондашлар “Апас” универсал спорт залына килә ала. Һәркемгә үз баскычында мөмкинлеген сынап карарга мөмкин”, - ди ГТО буенча җаваплы белгеч Марсель Хәкимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев