Апаслылар Мәскәү каласында эшлекле очрашуда катнашты
Татарстаннан беренчел бүлекләр секретарьлары Дәүләт Думасында булды һәм фракция җитәкчесенең беренче урынбасары Вячеслав Макаров белән очрашты. Әлеге делегация составында райондашларыбыз да бар.
(26 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Татарстанның 7 районыннан партиянең беренчел бүлекчәләре секретарьлары «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Вячеслав Макаровка сораулар бирделәр. Элегрәк активистлар Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе, Дәүләт Думасының Татарстаннан депутат Максим Топилинга тәкъдим белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ул сәфәрнең инициаторы булды. Очрашуга "Бердәм Россия"нең Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш җирле бүлекчәләреннән өчәр вәкил һәм башкарма секретарьлар чакырылган иде”, - ди “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчә секретаре Мәликә Мотыйгуллина.
Апас муниципаль районы беренчел бүлекчәсе башкарма сәркатибе Мәликә Мотыйгуллина Дәүләт Думасында беренче мәртәбә катнашты.
"Чыннан да, бүген бездә уникаль вәзгыять, без гадәттә телевизордан гына күргән урыннарда булдык. Минемчә, безнең очрашу һәм визит шактый нәтиҗәле: безнең сорауларга җаваплар алдык. Без бит үз районыбызда көн саен халык белән аралашабыз, Максим Анатольевич Топилин белән элемтәдә торабыз. Монда килү безнең дөрес юнәлештә баруыбызны тагын бер кат исбатлады. Хәзер эшне дәвам итәргә һәм кешеләрнең тормышын яхшырту өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләргә кирәк", - дип билгеләде ул.
Очрашуда Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев