Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апасның “Алтын алка” командасы хоккейчылары Татарстан беренчелегенә узган уеннарда уңыш яулый

Узган ялларда хоккейчылар Буа шәһәренең “Арктика” һәм Бөгелмәнең “Арслан” командалары белән очрашкан.

(18 март, “Апастово-информ”).



16 март көнне Апасның боз сараенда хоккей буенча Татарстан Беренчелегенә чираттагы хоккей уеннары узган. Бозда бу юлы Апасның 2008нче елгы хоккейчыларының “Алтын Алка” командасы Буа шәһәренең “Арктика” командасы белән очрашкан. Уен апаслылар файдасына 7:3 исәбе белән тәмамланган. 17 март көнне исә “Алтын Алка” хоккейчылары үз бозында Бөгелмәнең “Арслан” командасын кабул иткән. Апас хоккейчыларына бу юлы да уңыш елмайган. “Алтын Алка” хоккейчылары 9:7 исәбе белән җиңү яулаган. Бу хакта Боз сараеннан хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев