Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апасның ял паркын кар сыннары бизәячәк

Районда иң матур бәйрәм — Яңа 2026 елны каршы алырга әзерләнәләр.

(18 декабрь, “Апастово-информ”).



Үзәк Ял паркында да бәйрәм рухы хакимлек итә. Барлык оешма коллективлары бүген иртәдән үк Үзәк ял паркында кар сыннары ясау эшенә керештеләр. Биредә Яңа ел бәйрәменең төп геройлары Кыш Бабай белән Кар Кызы, яңа елның символы булган Кызыл ат сыннары урын ала. Шулай ук Ватан сакчысы елы да чагылыш табып, хәрби тематикага өстенлек бирелә.
Хезмәт коллективлары кар сыннары ясау өстендә тырышып эшлиләр. Үзәк ял паркына керү юлында район мәдәният йорты һәм Туган якны өйрәнү музее һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре иҗат иткән Кыш Бабай һәм Кар Кызы сыннары каршы ала.
Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы коллективы су асты көймәсе, “Кояшкай” балалар бакчасы хезмәткәрләре хәрби поезд ясарга булганнар. Спорт мәктәбе егетләре исә кардан Яңа елның символы булган Кызыл Ат әвәләп куйганнар. Аграр көллият студентлары кардан солдат сыннары ясарга керешкәннәр. “Сәләт” балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре иртәдән үк килеп, танк сынын беренчеләрдән булып өлгертеп тә куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев