Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апасның янгыннан саклану оешмасында эшләп чыккан ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды

Апасның 95 еллыгы уңаеннан янгыннан саклану оешмасының хезмәт ветераннары хөрмәтләнде.

(8 август, “Апастово-информ”).



“Агымдагы елның апрель аенда янгыннан саклану көнендә ветераннарыбыз белән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрдек. Шулай ук шушы көннәрдә Апас районы оешуның 95 еллыгы һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 еллыгы уңаеннан өлкәннәребезгә истәлекле календарьлар һәм күчтәнәчләр тапшырдык. Тынгысыз һәм җаваплы хезмәт юлы узган ветераннарыбыз хөрмәткә лаек, аларга исәнлек-саулык, имин тормыш телибез”, - дип хәбәр итте Апас районының янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Павел Тихонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев