Апасның яшь хоккейчылары уңышлары белән сөендерә
Спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче яшьләр арасында республика беренчелегенә Йолдызлар матчы узды.
(1 май, “Апастово-информ”).
Әлеге турнирда “Алтын алка” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр дә катнашты. Эльдар Хәлимов, Искәндәр Галләмиев, Александр Сафиуллов, Азамат Хәсәнов “Запад” командасы составында беренчелек өчен көрәште. Нәтиҗәдә, аларның командасы җиңү яулап, 2007елгы яшьләр арасында республикабызның иң көчле командасы булып танылды. Бу хакта егетләрне турнирга әзерләгән тренерлары, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев