Апасның ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларга чыкмауны таләп итә
Һава торышы үзгәрү, буран котыру сәбәпле, ерак юлларга чыгу тыела.
(19 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Федераль трассалар ябык. Чөнки юлларда күз күреме начар. Юлларга чыгу киңәш ителми. Хәвефсезлекне кайгыртыгыз, якыннарыгызны борчуга салмагыз. Ә инде юлда калучыларны күрәсез икән, булдыра алган кадәр ярдәм итегез”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Мәгълүматлардан күренгәнчә, буран әле алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев