Апасның көмеш волонтерларына Луганск өлкәсеннән Кызыл Байрак кайтып иреште
Апаста “Фәрештәнең алтын куллары” бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында, махсус хәрби операциядә катнашучыларга носилкалар, сумкалар, эчке киемнәр тегелде һәм тагын күп кенә изге эшләр башкарылды.
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
Апасның көмеш волонтерлары бу юлы тегү эшләре өчен түгел, ә рәхмәт сүзләре ишетү өчен җыелды. Изге эшләренең нәтиҗәсе булып, махсус хәрби операция зонасыннан аларга язулы Кызыл Байрак килеп иреште. Хәрбиләргә ярдәм йөзеннән вакытларын да, күз нурларыннан да кызганмаучы апа-абыйлар әлеге кайтавазны шатлык яшьләре аша кабул итте.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга берничә тапкыр гуманитар ярдәм илтеп тапшыручы Айдар районның өлкәннәре белән очрашып, ерактан кайткан күчтәнәчне тапшырды.
-Луганск өлкәсендә хезмәт итүчеләргә гуманитар йөк илтәбез. Апастан да волонтерлар теккән носилкалар алып бардым. Егетләр үзләренә килеп ирешкән ярдәмгә җавап итеп, рәхмәт йөзеннән Кызыл Байрак җибәрделәр, - ди ул.
Байракка “ Апасның Тормышны кадерлибез”, “Фәрештәнең алтын куллары” көмеш волонтерларына рәхмәт” дип язып та куйганнар.
Ерактан килгән күчтәнәчне мизгелендә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев та катнашты һәм көмеш волонтерларга район башлыгы исеменнән рәхмәт әйтте.
-Хөрмәтле апалар, абыйлар, махсус хәрби операция вакытында үзегезнең вакытыгызны кызганмыйча изге эшләр башкарасыз. Сезнең куллар белән башкарылган әйберләр Луганск өлкәсенә барып җиткән. Инде менә кабаттан элемтә дә булды. Әлеге эштә актив катнашуыгыз өчен район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән зур рәхәт. Киләчәктә дә районда изге эшләр дәвам итәр. Ярдәм эшендә катнашырга теләүчеләр күп. Тагын берничә өстәмә ярдәм почмаклары оешыр дигән өметебез бар, - диде ул.
Актив волонтерларның берсе Илдар абый Усманов Байракны тотып урамны да әйләнеп керде. Гүя ул махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең кул җылысын тойды, йөрәк тавышын ишетте.
-Ерак җирләрдән безгә шундый матур хәбәр алып кайткансыз. Безнең эшне күрә белүегез өчен рәхмәт. Егетләребез исән-сау булсын, җиңү белән кайтсын. Дөньялар иминлеге өчен догалар кылабыз. Айдар, сез дә исән-сау эшләгез, - диде Илдар абый.
Роза апа Ногманова бердәм булып эшләүләре, вакытларын файдалы эшкә сарыф итүләре хакында горурланып сөйләде.
-Без бик бердәм. Аз гына буш вакытыбыз булса да бирегә киләбез. Бу эшкә кушыла алуыбызга шатланабыз гына, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев