Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апасның Кыр урамының утлары яңартылды

Биредә яшәүчеләр район башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерә.

(31 октябрь, “Апастово-информ”).



Кыр урамында яшәүчеләр урам утларын яңарту соравы белән халык җыенында район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина белдерүенчә, район җитәкчелеге халыкның мөрәҗәгатен игътибар үзәгендә тотып, уңай хәл итәргә тырышкан. Нәтиҗәдә, бу көннәрдә Кыр урамы зур сөенеч кичергән. Урам яктылыкка күмелгән.


“Урам яктырды. Өстәмә баганалар утыртылды. Күләмле эшне башкаруда район башлыгы район башлыгы Айрат Җиһаншин ярдәм итте. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты кирәк-яракларны булдырды. “Электр челтәрләре” оешмасы егетләре җиренә җиткереп башкардылар. Сөенеч кичерүче Кыр урамы халкы район башлыгына, зур эшне башкарган ут кертүче егетләргә олы рәхмәтләрен җиткерәләр”, - дип хәбәр итте Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев