Апасның спорт мәктәбе укучылары йөзү осталыкларын сынаганнар
Балалар йөзү буенча ГТО нормативлары тапшырган.
(17 декабрь, “Апастово-информ”).
Спорт мәктәбе укучылары 50 метрга йөзү буенча мөмкинлекләрен күрсәтеп, җитезлекләрен сынаганнар.
“ГТО нормативлары чыдамлылыкны, көчне, сыгылмалылыкны һәм тизлек сыйфатларын ачыкларга ярдәм итә . Һәркем үз мөмкинлеген сыный ала. Районда ГТО нормативларын тапшыру дәвам итә”, - ди райондагы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тормышка ашыру буенча белгеч Марсель Хисамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев