Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста 1 мунча һәм 1 сарайны уттан араларга туры килде

Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар аенда районда 2 янгын очрагы кабатлануын кисәтә һәм халыкны аеруча сак булырга чакыра.

(22 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  “Районда 1 мунча һәм 1 сарайны уттан араларга туры килде. Шәхси йортның сараенда көндезге сәгатьләрдә янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бинаның түбәсеннән куе төтен чыга. Утны сүндерү өчен зур тырышлык сорала. Бәхетсезлек очрагының сәбәбе – мичтәге төтен юлының төзексезлеге. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү-сезнең тормышыгызны һәм мөлкәтегезне саклау нигезе. Янгыннар нигездә мунчадан, мичтән, электр приборларыннан чыга. Газ белән эшләүче мунчаны ягып җибәрәләр дә оныталар. Яккан мунчаны гел карап торырга кирәк. Төтен юллыклары дөрес ясалмаган күренешләр күп. Игътибарны киметмәсәк иде. Янгын чыккан очракта кичекмәстән 101 һәм 112 номерларына шалтыратыгыз”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Резедә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев