Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста 4 авыл җирлеге яңа тракторлы булды

Техникалар 2022 елгы эшчәнлек йомгаклары буенча Татарстан Республикасы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары арасында ел саен үткәрелә торган республика бәйгесе җиңүчеләренә бирелде.


(1 сентябрь, “Апастово-информ”).



Ачкычларны район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев авыл җирлекләре җитәкчеләренә Белем көнендә тантаналы шартларда тапшырды.




Тракторлар грант акчаларына булдырылган. Техника җирлекләрдә яшәүче халыкның тормыш-көнкүреше сыйфатын яхшырту, авылның социаль әһәмияткә ия мөһим проблемаларын хәл итү буенча эшчәнлеген җайга салу, җирле мәсьәләләрне чишүгә ярдәм өчен бик кирәк. Трактор ачкычлары алган Дәвеш, Югары Ындырчы, Әлмәндәр, Иске Йомралы авыл җирлекләре башлыклары тракторның авылда зур ярдәмче булуын билгеләп узды.
“Җирлекләргә техника бик кирәк. Яңа техника сезгә елның теләсә-кайсы вакытында ярдәмгә киләчәк”, - дип, район башлыгы җитәкчеләргә зур уңышлар теләде.


Җирлек башлыклары да шатлыклары белән уртаклаштылар.
 

"Әле 1 ай гына бу вазифада эшлим. Тракторлы да, яңа машиналы да булдык. Техника авыллардагы барлык эшләрдә дә кирәк. Үләннәрен дә чабасы, кышын карын да эттерәсе бар. Әлеге ярдәм өчен җитәкчелеккә зур рәхмәт”, - диде Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев