Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста җәмәгать Советының утырышы узды

Биредә озак еллар парлы гомер кичерүче гаиләләрне бүләкләү буенча сөйләшүләр булды.

(29 нчы апрель, “Апастово-информ”).



Апас Үзәк китапханәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендә җәмәгать Советы утырышы узды.
Утырышны җәмәгать Советы җитәкчесе Люция Носова башлап җибәрде. Көн тәртибе буенча, районда 50, 55, 60 һәм аннан да озак парлы гомер яшәүче парларны бүләкләү турында булды.
“Озак яшәүче парларны бүләкләү безнең районда традициягә керде. Быел менә район башлыгы тарафыннан шушы традициягә бераз гына үзгәрешләр кертергә дигән тәкъдим булды. 50 ел парлы гомер кичерүче парларны бүләкләргә кирәк дип уйлыйм. Ә калган категорияне җирлекләрдә котларга кирәк”, - дип тәкъдим ясады ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.
Район ветераннар (пенсионерлар) Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да әлеге фикер белән килешүен белдерде.
“Әйе һәрбер парның сәхнәгә чыгып бүләк алуы бик күркәм. Илдә барган вакыйгаларны да искә алырга кирәк. Беренче Алтын туй билгеләп үтүчеләр сәхнәгә чыксын иде. 55, 60 ел яшәүчеләр бер-ике тапкыр сәхнәгә чыгып бүләк алганнар инде. Шуңа да аларны матур итеп авылларда, бәйрәм ясап котларга тәкъдим итәм. Балалары, оныклары, оныкчыклары катнашында бәйрәм ясарга кирәк”, - диде ул.
Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев исә, түбәтәй белән ак шәлне дә башка төрле, заманча бүләккә алыштырырга кирәк дигән тәкъдим кертте. Утырышта катнашучылар күтәреп алдылар. Берничә төрле бүләк төре каралды һәм эшкә алынды.
“Озак гомер итүче бер генә пар да читтә калмаячак. 50 ел гомер итүчеләр Апас сәхнәсенә чакырылса, аннан да озак гомер иүчеләр авылларда аерым бәйрәм чарасында хөрмәтләнәчәк”, - диде Гөлүсә Галләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев