Апаста ата-аналар комитеты рәисләре белән очрашу узды
Апас үзәк китапханәсендә район мәктәпләренең ата-аналар комитеты рәисләре белән очрашу-әңгәмә булды.
(28 февраль, “Апастово-информ”).
Очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Гәлләмова, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Алсу Алиуллина һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар Советында Апас районы вәкиле Рамилә Әхмәтҗанова кунак булып килде.
Очрашуның төп темалары - балалар арасында буллинг, ата-аналар, укытучы һәм укучының бердәм булуы, аңлашып эшләү, ярдәм итү, буш вакытларын дөрес куллану хакында иде.
Очрашу җылы атмосферада үтте, ата-аналарны борчыган төрле сорауларга җавап алып, киләчәктә дә бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләргә дигән нәтиҗәдә тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев