Апаста әтиләр көне уңаеннан хоккей уеннары узды
“Алтын алка” Боз сараенда әтиләр һәм балалар ярышты.
(17 нче октябрь, “Апастово-информ”).
Әтиләр көне уңаеннан “Алтын алка” Боз сараенда 2016 елгы яшь хоккейчыларга каршы әтиләр командасы уйнады. Районның спорт һәм яшьләр эше буенча бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хоккейчыларны сәламләде һәм рәхмәтен ирештерде.
“Бүген Боз сараенда әтиләр һәм балалар арасында дусларча уен оештырылды. Бу беренчедән бик зур тәрбия чарасы булып тора. Икенчедән балаларда әтиләргә карата хөрмәт һәм ышану барлыкка килә. Вакыт табып, барлык эшләрен ташлап килгән әтиләргә, оештыручыларга, җанатарларга район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән рәхмәтемне белдерәм. Мондый уеннар дәвамлы булсын!”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев