Апаста балалар иминлек кагыйдәләрен өйрәнә
Дәвеш авылында урнашкан «Свияга +» ял итү үзәгендә җәйге яллар күңелле һәм файдалы уза.
(14 июль, “Апастово-информ”).
Ялның бер көнен алар иминлеккә багышлады.
Балалар белән очрашуга районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр килде. Алар куркынычсызлык кагыйдәләре, эш үзенчәлекләре белән таныштырганнан соң, янгын сүндерү машинасын да эшләтеп күрсәтте.
“Җәй көне янгын куркынычы тагын да арта. Еш кына балалар сәбәпче була, зыян күрә. Иминлек кагыйдәләрен онытмасагыз, ялгыш адымнар ясамасагыз иде”, - диде хезмәткәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев