Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста “Балалар коляскалары парады” узачак

Парадта катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә.

(27 июнь, “Апастово-информ”).
Бәйгенең төп шарты буенча парадта 4 яшькә кадәр баласы булган гаиләләр катнаша ала. Шулай ук баланың коляскада утыруы да мөһим.
Конкурсның номинацияләре дә үзенчәлекле булачак. Коляскалар “Иң матур һәм тартып торучан”, “Техно-коляска”, “Спорт рекорды”, “Тере дөнья”, “Коляска-әкият”, “Иң үзенчәлекле коляска” номинацияләрендә билгеләп үтеләчәк. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр бирелә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 1 июльгә кадәр “Сәләт” балалар иҗаты йортына юлларга кирәк. Һәр катнашучы үзенең визит карточкасын һәм үзенчәлекле коляскасын тәкъдим итеп, 3 минутлык презентация дә әзерләргә тиеш.
Балалар коляскалары парады 5 июль көнне, 17.00 сәгатьтә, Үзәк ял паркында узачак. (0+).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев