Апаста балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Укуда уңышларга ирешкән, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган һәм махсус кунак буларак чакырылган балалар күңелле ял итте, тәмле бүләкләр алдылар.
(27 декабрь, “Апастово-информ”).
Район мәдәният йортында балаларны бик җылы каршы алдылар. Алар өчен район башлыгының махсус Яңа ел бүләкләре дә әзерләнде. Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Яңа ел бизәлешенә бәя бирүче республика комиссиясе вәкилләре дә катнашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин балаларны сәламләп, бәйрәм белән тәбрик итте.
“Сез ел дәвамында югары нәтиҗәләргә ирештегез. Ил һәм республика күләмендә узган бәйгеләрендә актив катнашып, район данын якладыгыз, Апасыбызны таныттыгыз. Сезнең уңышларыгыз һәрчак үрнәк булып тора. Киләчәк Яңа ел тагын да нәтиҗәлерәк булсын. Сәламәт һәм тырыш булыгыз, алга омтылып яшәгез. Рәхмәт сезгә”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Сәхнәдә мәдәният хезмәткәрләре хезмәттәшебез, “Йолдыз” газетасы журналисты, бик күп китаплар авторы Ләйлә Шиһабиеваның “Баллы Яңа ел” дип исемләнгән әкиятен күрсәттеләр. Әкиятне сәхнәгә Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев