Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста балалар Сабан туе гөрләде

Үзәк парк бүген үзенең дусларын җыйды.

(1 июнь, “Апастово-информ”)


  1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Апасның Үзәк ял паркында бәйрәм булып узды.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде.
“Хәерле көн хөрмәтле балалар, әти-әниләр! Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм үземнең исемнән сезне балачак бәйрәме белән тәбрик итәм. Безнең районда талантлы, сәләтле балалар үсә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район җитәкчелеге тарафыннан балалар өчен барлык уңайлылыклар да булдырылып тора. Алда сезне матур яллар көтә. Исән-имин булып, бер-беребезне югалтмыйча, бәхетле тормышта яшәргә булсын! Алга куйган максатларыгызга ирешегез. Олыгайгач та балачакны матур хатирәләр белән генә искә алырга язсын!”, - диде Ленар Хантимиров.
Шулай ук “Балалар күзлегеннән Җиңү” бәйгесе җиңүчеләренә Дипломнар һәм Сертификатлар тапшырды.
Бәйрәм балаларның, үзешчәннәрнең һәм Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды.
Үзәк паркта уен мәйданчыклары, сәүдә рәтләре эшләде. Спорт уеннарында яратып катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев