Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һәм Республиканың балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина эшлекле визит белән Апаска килде.


(14 сентябрь, “Апастово-информ”).

Алар балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырыш барышында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү һәм башка мәсьәләләр каралды. Балалар белән эшләү, аларның буш вакытларын файдалы уздыру хакында да чыгышлар тыңланды. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов катнашты, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясенең председателе Гөлүсә Галләмова алып барды.

Утырыш тантаналы шартларда, бүләкләүләр белән тәмамланды. 

Башкала вәкилләре шулай ук аграр көллият, биредәге шартлар, күргәзмәләр, Апасның үзәк урамнары, биредәге тарихи һәйкәлләр белән танышты. Шулай ук районның ЗАГС бүлегендә булып, сөйләшүләр алып барды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин алар белән очрашып, фикер алышуларда катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев