Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең йомгаклау утырышы узды

Утырышта балигъ булмаган балалар һәм аларның гаиләләре белән ел дәвамында нинди эшләр башкарылуы хакында хисап тоттылар.

(15 декабрь, “Апастово-информ”).



Утырыш район буенча балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә һәм комиссия вәкилләре катнашында узды. Шулай ук район мәгариф бүлеге, авыл җирлекләре башлыклары һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты.
Һәр чыгышта исәптә торучы балалар, аларның гаиләләре белән эшләү мәсьәләләре яңгырады. Аларны игътибар үзәгендә тоту кирәклеге ассызыкланды.
Биредә тәрбия эшләре, хокук бозуларны кисәтү һәм бик күп башка темалар буенча еллык эшкә хисап тоттылар.
Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев