Апаста балыкчылар көне уңаеннан рәсем бәйгесе үтте
“Алга” яшүсмерләр клубында балыкчылар көне билгеләп үтелде.
(15 август, “Апастово-информ”).
Мәдрәсәгә йөрүче яшьләр рәсем бәйгесендә катнашты. Алар берсеннән-берсе уздырып матур рәсемнәр ясады, бүләкләр алды.
“Җәй көне шундый үзенчәлекле бәйрәм дә бар. Без әлеге шөгыльне үз итүчеләр турында сөйләдек, сулыклар янында сак булырга кирәклеген дә кисәтергә онытмадык”, - ди клубның җитәкчесе Илдар Салаватов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев