Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста “Без әле яшь” фестивале узды

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Апас универсаль спорт залына яшь күңелле өлкән гүзәл затлар җыелды.

(7 октябрь, “Апастово-информ”).



Фестиваль кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, район башлыгының изге теләкләрен җиткерде.
“Хөрмәтле өлкәннәребез сезне ихлас күңелдән матур бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сәламәт булыгыз, күңел күтәренкелеге белән яшәгез”, - дип теләкләрен юллады Гөлүсә Галләмова.
Ул шулай ук районыбыз өлкәннәренең креатив, иҗади, актив, изге күңелле, ярдәмчел булуларын билгеләп узды. Районда өлкәннәр көне уңаеннан уздырылучы чаралар белән таныштырды.
Районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина да фестивальдә катнашучыларга олы хөрмәтен белдерде.
Фестивальдә Апас, Каратун, Болын-Балыкчы, Иске Йомралы, Биеш авылларыннан килгән хатын-кызлар командалары катнашты. Алар “Сәламәтлек”, “Социаль навигатор”, “ГТО нормативларын тапшыру” “Пенсия лабиринты”, “Әдәби” станцияләрдә тукталып, биремнәрне үтәделәр, үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен сынадылар, иҗади сәләтләрен дә күрсәттеләр. Командалар барысы да биремнәрне гел “5ле” билгеләренә генә үтәп, барысы да җиңүче булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев