Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста булачак электрчылар күнекмәләренә нәтиҗә ясады

Районыбыз эшче көчләр белән тулылана бара. Бу көннәрдә электрчы һөнәрен үзләштерүче яшьләр, белемнәрен күнекмәләр белән ныгытты.

(29 гыйнвар, “Апастово-информ”). 
 



Аграр көллияттә электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү серләренә өйрәнүче булачак электромонтерлар үзләренең осталыкларын исбатлады. 
 

“2 курс студентлары үткән уку практикасына нәтиҗә ясадылар. Уку барышында алган теоретик һәм практик белемнәрне һәм студентларның осталыкларын компетентлы комиссия бәяләде. Биредә безнең социаль арадашчы Евгений Баландин да катнашты. Дифференциаль зачет нәтиҗәләре буенча «бик яхшы» билгесе алган студентлар арадашчы компаниянең махсус стипендиясенә лаек булачак. Бу - куелган максатларга ирешү өчен өстәмә стимул булып тора. Балалар җитди әзерлек күрсәттеләр, комиссияне һәм остазларны үз нәтиҗәләре белән сөендерделәр. Мондый зачетларны үткәрүнең беренче тәҗрибәсе иде, ул, һичшиксез, алга таба да дәвам ителәчәк”, - ди аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев