Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста “Буран” операциясе игълан ителде

Әлеге карар соңгы көннәрдә көчле буран булу һәм берөзлексез кар яву сәбәпле кабул ителде.

(20 январь, “Апастово-информ”). 
 



Бу уңайдан район башлыгы Айрат Җиһаншин тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче барлык хезмәтләргә көчәйтелгән режимда эшләү бурычын куйды. Шулай ук җитештерү объектларына игътибарны көчәйтергә тәкъдим итте. 
“Районда авыллар, урамнар берөзлексез кардан чистартылып тора. Әмма техника берьюлы һәр җиргә дә өлгерә алмый. Шуңа күрә сабыр булып, вәзгыятьне аңлап кабул итсәк иде. Шулай ук күңелсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен, җитди сәбәпсез юлларга чыгудан да тыелып торыйк”, - диде район башлыгы. 
Ул шулай ук бу көннәрдә балаларны, өлкәннәрне дә күз уңында тотарга киңәш итте. 
Сүз уңаеннан, синоптиклар тагын берничә көн дәвамында карлы һава торышы саклануын фаразлый. Оператив хезмәтләр һәркемгә исәнлекне һәм тормышны куркыныч астына куймауларын, бу көннәрдә өйдә калуларын сорый. 
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, кичекмәстән, 112 телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев