Апаста Донбасстагы сугышта һәлак булган балалар искә алынды
27 июльдә Донбасстагы сугыш корбаны булган балаларны искә алу акцияләре уза.
(27 июль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).
Донбасс шәһәрендә һәлак булган балаларны искә алу акциясенә райондашларыбыз да кушылды. Батырлар мемориал комплексында хәтер чарасы узды.
“Җәмигъ” мәчетендә оешкан мөселман лагерена йөрүче балалар, Апас урта мәктәбе укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, җитәкчеләр, гомумән, райондашлар һәйкәлгә йомшак уенчыклар, кәгазь көймә, самолетлар куйды. Хәтер шәмнәре яндырылды, зәңгәр күккә ак шарлар очырылды. Балалар 1 минутлык тынлык белән искә алынды.
-Белгәнебезчә, бүген Донбасста һәлак булган корбаннарны, балаларны искә алу көне. Сез бүгенге көндә бик бәхетле балалар. Уйныйсыз, көләсез, тыныч тормышта яшисез. Әлеге рәхәтлекләрнең кадерен белеп, тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз, тәрбиячеләрегезне, укытучыларыгызны тыңлагыз, әти-әниегезнең горурлыгы булыгыз. Районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Аларның исән-сау кайтуларын телибез, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Әлеге дата Донецк Халык Республикасы башлыгы Указы белән 2022 елның 11 июлендә рәсмиләштерелә.
-Ил тынычлыгы булсын иде, калган балалар сугыш афәтләре, фаҗигалар күрмәсен. Саулык-сәламәтлек белән һәрбер көннең кадерен белеп яшик. Аллаһы Тәгалә безгә матур көн бирде икән, бер-беребезне үпкәләтмичә, матур гамәлләр кылып яшик. Белмичә һәм гаепсез үлемгә дучар булган балаларга дога кылыйк, - диде Апасның Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Фәргать хәзрәт Мотыйгуллин.
Балалар үз куллары белән ак кәгазьдән көймәләр, самолетлар ясадылар.
-Хөрмәтле балалар, бүген сезгә шуны әйтәсе килә – нинди матур кояш, нинди матур һава. Җәй уртасы. Ә без сезнең белән күңелсез бер вакыйга өчен җыелдык. Нәни фәрештәләрне искә алабыз. Кем соң ул фәрештә? Фәрештә дип вакытсыз арабыздан киткән кечкенә, сабый балаларны атыйлар. Сугыш, террор – бик куркыныч әйберләр. Әле, Аллага шөкер, сез аның нәрсә икәнен аңлап бетермисез, кинолар, телевизор буенча гына беләсез. Сугыш барган җирләрдә балалар шул авырлыкларны кичерәләр. Без сезнең белән һәлак булган балаларны искә алабыз. Балалар уенчык белән уйнарга яраталар. Шул балаларны искә төшерер өчен без ак кәгазьдән уенчыклар ясадык. Бүгенге көн ак күлмәк киеп, ак чәчәк алып килеп, ак уенчыклар куеп, ул балаларны искә төшерүгә багышлана. Мин сезгә исәнлек-саулык телим, әти-әни назында исән-сау үсегез, - диде районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина.
Хәтер чарасында Ирина Сабирова башкарган җыр вакытсыз киткән Донбасс фәрештәләренә дога буларак ирешкәндер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев